Халыкны наркотизацияләүне булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча медицина хезмәткәрләрен һәм башка ведомство белгечләрен әзерләү дәрәҗәсен күтәрү өчен, 9 октябрьдә ведомствоара семинар узды.
Семинар-утырышны кереш сүз белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева ачты.
"Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда һәм социаль әһәмияткә ия булган авыруларны профилактикалауда министрлыклар һәм ведомстволарның роле турында" Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары С.М. Криницкий чыгыш ясады.
Шушы ук диспансерның гигиеник белем бирү һәс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлекчәсе мөдире О.И.Неделько үз докладында медицина профилактикасы хезмәте эшен оештыру белән таныштырды.