Район буенча рапсның уртача уңышы бер гектардан 16,9 центнер тәшкил итә.
Әлеге культура буенча иң югары уңыш "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, анда 291 гектардагы рапс уңышы уртача 20,7 центнер тәшкил итте.
"Калморза" хуҗалыгында 1011 гектарда рапсны чугып бетерделәр. Район буенча рапс 7128 гектарның 5058 гектарында җыеп алынган. Район буенча туңга сөрү 55400 гектарда уздырылган, шуларның 37565 гектары эшкәртелгән, бу планга карата 67,8 процент тәшкил итә.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/dnevnik-polevykh-rabot-v-menzelinskom-rayone