Пенсиягә өстәмә өчен авыл һөнәрләре исемлеге тулыланды.

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Биш йөздән артык авыл һөнәрләре вәкилләре картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә югары билгеләнгән түләүгә хокуклы.

Пенсиягә өстәмәгә хокукы булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре вазыйфалары һәм һөнәрләре исемлеге пенсия реформасы кысаларында киңәйтелде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан билгеләнгән түләүгә 25% өстәмәгә хокук өч шарт үтәлгәндә бирелә:

 авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел эшләү, авылда яшәү һәм түләүле эшнең булмавы.

авыл пенсионерларына югары билгеләнгән түләүгә хокук бирүче стажны исәпләгәндә, колхоз-совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш исәпкә алына. Һөнәр терлекчелек, үсемлекчелек яисә балыкчылык белән бәйле булырга тиеш. Исемлектә 500 дән артык һөнәр - агрономнар, трактористлар, ветеринарлар, умартачылар һ.б.лар исәпләнә.

2019 елның 25 июненнән РФ Хөкүмәте карары белән исемлек "барлык аталыштагы эшче һөнәрләр", авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси эшмәкәрләр, склад мөдирләре, авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белән бәйле затлар һ.б.лра хисабына сизелерлек киңәйтелде.

Тулы исемлек белән ПФР сайтында танышырга була.

Авыл пенсионерлары өчен пенсиягә өстәмә 2019 елның 1 гыйнварыннан айга 1,3 мең сум, инвалидлык буенча (өченче төркем) пенсия алучыларга айга 667 сум тәшкил итә. Пенсияне кабаттан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International