Россия Федерациясендә янгынга каршы режим Кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 20.09.2019 елдагы "Россия Федерациясендә янгынга каршы режим Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы №1216 карары белән,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге "Янгынга каршы режим турында"гы карары белән түбәндәге үзгәрешләр расланды.

1. 8 нче пунктта "тыш" сүзеннән соң "сәүдә" сүзе белән тулыландырырга.

2. 14 пунктның икенче абзацын "закон нигезендә тәмәке тарту өчен билгеләнгән махсус урыннарда" сүзләре белән тулыландырырга.

3. 20 пунктын "склад өчен" сүзләреннән соң "шартлау куркынычы булган һәм янгын куркынычы булган Д категорияле биналардан тыш" сүзләре белән тулыландырырга һ.б.лар.

1 октябрьдән гамәлдә булган төзәтмәләр нигезендә, балконда тәмәке тарту тыелмый, ләкин ташланган төпчектән янгын чыкса, гаепле затка җәза билгеләнәчәк.

 

 

Алмаз Әфләтунов, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара инспектор.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International