Минзәлә районында рапс уңышын җыю дәвам итә.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

7 октябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча, расп 2990 гектарда суктырылган, складларга барлыгы 4833 тонна рапс кайтарылган, әлегә бу культурадан уртача уңыш гектарыннан 16,2 центнер тәшкил итә.

Рапсны "Калморза" хуҗалыгында - 1011 гектарда, "Заиковский" хуҗалыгында - 100 гектарда эшкәрттеләр, бу хуҗалыклар рапсны суктырып бетерде. "Калморза" хуҗалыгында гектардан уртача уңыш - 19,1 центнер, ә "Заиковский" хуҗалыгында - бу күрсәткеч 18 центнер тәшкил итә. Әлег иң югары уңышны "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә алалар, бирде гектар уңышы 24,4 центнер тәшкил итә.

"Мөслим-Август" ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсендә рапсның һәр гектарыннан 22 центнер уңыш алалар.  "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре 4501 гектар чөгендернең 1260 гектарын казып алдылар, һәр гектардан уртача уңыш 509 центнер тәшкил итә.

15475 тонна кукуруза силоска салынды, кукуруза уңышы гектардан 280 центнер тәшкил итә.  Район агрофирмалары, хуҗалыклар киләсе ел уңышы өчен 23340 гектарда туфрак эшкәрттеләр, бу - планлаштырганның 42,1 проценты. Район буенча 14501 гектарда туфракны тирәнтен эшкәрттеләр. 7 октябрдә район хуҗалыклары 36836 килограмм сөт тапшырдылар, ә халыктан 8 тонна сөт җыелган.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-menzelinskom-rayone-prodolzhaetsya-uborka-rapsa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International