Бүген ТОС, бюджет оешмалары вәкилләре һәм битараф булмаган шәһәр халкы катнашында Северная урамындагы православие һәм мөселман зиратларында гомумшәһәр өмәсе узды.
Өмәне оештыру өчен җаваплы район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев билгеләп үткәнчә, бу традициягә әверелде - Северная уамындагы зиратларда массакүләм өмәләр оештырыла.
Аларда тәртип урнаштырыла, төзекләндерелә: коелган яфраклардан, иске агачлардан арындырыла һәм үләннәр чабыла.
Өмә турында анда катнашучыларның фикерләре турында район газетасының алдагы саннарында укый аласыз. Әмма катнашучыларның төп фикере шундый: өмәдә мөмкин кадәр күбрәк халык катнашсын иде, өстәвенә җыелган чүпне чыгару өчен техника бирелә.
Шунысын да искәртергә кирәк, бүген бар җирдә гомумшәһәр өмәләре уза - барлык бюджет оешмалары үзләренә беркетелгән территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыралар. "Фотогалерея" бүлегендә сез бу мизгелләрне күрә аласыз.