Өлкән буын белем алуны дәвам итә

2019 елның 4 октябре, җомга

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт (муниципаль) учреждениеләре гаризалары һәм эш эзләүче гражданнарның гаризалары буенча пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырды.

Минзәләдә яшәүче Любовь Шалтина компьютер грамоталылыгын камилләштерү буенча курслар узды. Ул 6 нчы балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшли.

Любовь Шалтина:

- Мин бу бакчада 25 ел эшлим инде. Без укыганда компьютерлар юк иде, ләкин мин үзлегемнән база күнекмәләрен алдым. ә вазыйфаи бурычлар компьютер күнекмәләрен ныклырак белүне күздә тота.  Эшемне саклап калу максатыннан мин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем һәм курслар узу буенча төркемгә билгеләндем. Курслар Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә узды. Укуны уңышлы тәмамлап, таныклык алдым. Үземнең яңа күнекмәләр алуыма мин чиксез шат. Бүгенге көндә Любов Васильевна үз вазыйфасын башкаруны дәвам итә.

Акцент: 2019 ел ахырына пенсия алды яшендәге 24 минзәләле сертификатлар һәм дипломнар алачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/starshee-pokolenie-prodolzhaet-uchitsya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International