РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәлә гражданнарын кабул итте

2019 елның 4 октябре, җомга

"Бердәм Россия" партиясеннән VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәлә районы гражданнарын кабул итте.

Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Минзәлә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Республика матди ярдәм үзәгенең (КТ) Минзәлә районындагы 29 бүлекчәсе мөдире Любовь Кияткина катнашты. Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләргә карата алар үз комментарийларын бирделәр.

Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә районы җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды.

Кабул ителүгә алдан язылып, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рәисә Фәхриева "Сугыш чоры балалары турында"гы Федераль законның кабул ителүен үтенде, Марина Исакаева балалар өчен яшәү минимумы күләменә кагылышлы мәсьәләне күтәрде, ә шәһәрдә яшәүче  Валентина Шиһапова – шәхси сорау белән мөрәҗәгать итте.

Ирек Зиннуров сорау-үтенечләрне игътибар белән тыңлады, кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне игътибар белән өйрәнәчәге, чишелеш юлларын эзләячәге һәм контрольдә тотачагы турында белдерде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/deputat-gosdumy-rf-irek-zinnurov-provel-priem-grazhdan-menzelinska

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International