Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итә!

2019 елның 4 октябре, җомга

Традицияләрне саклап, өлкән буынга хөрмәт белдереп, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Елхова Н.А. гаиләгә тәрбиягә алынган  өлкән яшьтәге гражданин Данис Касыйм улы Зариповны өлкәннәр көне белән котлап,  бүләк тапшырды.  Очрашуда Данис Касыйм улы үз тормышының тарихын сөйләде, үзен кабат гаиләдә тою мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. Данис Касыйм улы: "Картлар йортында яхшы иде, әмма гаиләдә яхшырак!»,-дип үенең эчке кичерешләре белән уртаклашты. Әңгәмә ахырында ул барысына да оптимизм, сәламәтлек, күңел көрлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International