Грантлар турында гади һәм һәркем аңларлык

2019 елның 4 октябре, җомга

Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Социаль өлкәнең инновацияле үзәге ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән районның социаль ориентлашкан коммерциягә бәйле булмаган оешма вәкилләре өчен махсус семинар уздырдылар.

ТРның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов һәм Грантлар Капитаны Егор Рафиков махсуслаштырылган семинарда грантлар турында гап-гади һәм һәркем аңларлык итеп сөйләделәр.

Антон Дыганов:

- ТРдагы бурычларның берсе  - коммерцияле булмаган өлкәне, социаль өлкәне һәм социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү. Андый оешмаларының күбесенең чаралар, проектлар өчен акчалары җитми. Бу очракта Грантлар ярдәмгә килә һәм ТРның моның өчен мөмкинлекләре күп.

ике сәгать дәвамында спикерлар мисаллар китереп, типик хаталарны тикшереп, грантның нәрсә икәнлеге, грантка гаризалар тутыру, партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, проект бюджетын формалаштыру спецификасы һ.б. бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр.

«ГРАНТЫ-РТ» "Мәгълүмати-белем бирү курслары" Проекты социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга республика бюджетыннан гамәлгә ашырыла.

семинарда катнашучы һәркем - районның коммерцияле булмаган һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре - экспертларга сораулар бирә һәм квалификацияле ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар. Ахырда  социаль проектлау, фандрайзинг, грантрайтинг буенча методик материаллар өләшенде.

Зилә Галимова, проектлар төзү буенча җаваплы, киноучреждение рәссамы:

- Семинар бик кызыклы. ә иң мөһиме - файдалы булды. Мин үзем өчен күп мәгълүмат алдым. Без еш кына төрле конкурсларда катнашабыз, ләкин сирәк җиңүгә ирешәбез. Быел без ПАО "РИТЭК" социаль проектлар конкурсында оттык . Бу акчаларга Минзәлә турында документаль филҗмнар төшерегә уйлыйбыз. Хәзер безнең районнан Грантларда катнашырга төләүчеләр һәм җиңүчеләр күбрәк булачак. Безнең проектлар хакында үзебездән дә яхшырак итеп берәү дә сөйли алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International