3 октябрьдә Минзәлә районының Калморза авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Нәҗибә Суфьян кызы Суфьянова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны якын туганнары янәшәсендә социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриев котлады. Алар ветеранга ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтләрне урап узуын, якыннарының күңел җылысын тоеп якты көннәр кичерүен теләделәр.
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән персональ котлау һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырдылар. авыл җирлеге башлыгы да юбилярны бүләксез калдырмады. Ветеран район җитәкчелегенә һәм авыл җирлегенә игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Нәҗибә Суфьян кызы Минзәлә районының Калморза авылында туган. Җиде сыйныф укыган. Сугыштан соңгы елларда колхозда төрле эшләрдә, соңрак - медпунктта санитарка булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
Бүген биш онык һәм шул санда оныкчыклары яраткан әбиләре янына киләләр. Юбиляр бүгенге көндә улы Мөзәккар Вәлиев гаиләсендә яши.