2019 елгы көзге чакырылышка старт бирелде.

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә ТРда чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Минзәлә районынан бу чакрылышка 36 минзәләле җибәреләчәк, шуларның бишесе - Севастополь шәһәренең шефлык частенә, сигез егет - "С" категорияле машина йөртүчеләр. 16 кеше режимлы командаларда хезмәт итәчәк. Гаскәрләргә җибәрелә торган гражданнар югары һәм урта һөнәри белемле булырга тиеш.

Әйтергә кирәк, Минзәлә егетләре контракт буенча хезмәткә бик теләп баралар. Безнең районда күрсәткеч яхшы. Бу ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин уздырган Министрлар кабинетында видеоконференциядә билгеләп үтелде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/dan-start-osennemu-prizyvu-2019

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International