Өлкән буынга хөрмәтле һәм сак мөнәсәбәт - саклау һәм үстерү барлык җәмгыять өчен мөһим булган изге традицияләрнең берсе.
Әлеге традиция буенча өлкәннәр декадасында үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында рус һәм татар телләрендә "Җылы кояшкай, яраткан куллар", "Сез булганга көзләр матур ул" бәйрәм кичәсе уздырдылар.
Кичә программасында - күңелле шаярулар, конкурслар һәм күп-күп теләкләр һәм җылы сүзләр булды.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр яшьлек җырларын искә алдылар, кабатланмас еллар, тормыш турында шигырьләр сөйләделәр, барлык конкурсларда актив катнаштылар.