2 октябрьдә үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Оля Гатиятова инвалидлар җәмгыятендә "Тормышның алтын көзе" бәйрәм программасын уздырдылар.
Алып баручылар җәмгыять әгъзаларын бәйрәм белән котладылар һәм алар өчен "Яхшы сүз", "Көзге яфрак", "Борынгы көнкүреш әйбреләре" конкурсларын уздырдылар. Чарада катнашучылар "Чуар тавык" әкиятен яңача сәхнәләштерделәр һәм такмаклар әйттеләр. Бәйрәм чарасы табын янында дәвам итте.