Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында парламентарий педагоглар белән очрашты, аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сыйныф бүлмәләрен, ашханә, спорт залын һәм 3 нче урта мәктәпнең капиталь ремонттан соң башка бүлмәләрен карап чыкты. шулай ук дәүләт идарәсе турында лекция уздырды.
«Капиталь ремонт уздырылганнан соң. яктырып киткән, яңартылган, заманча мәктәптә укытучылар һәм укучылар белән очрашу, дәрес уздыру аеруча рәхәт булды. 45 ел дәвамында биредә үз традицияләре булган, иҗади эшләүче, тату коллектив формалашкан. Дәүләт идарәсе турында дәрес барышында, катлаулы, җитди тема булуга да карамастан, балалар белән кызыклы диалог урнашты, алар уйлый беләләр, сораулар бирәләр, үз фикерләре белән уртаклашалар", - дип шәрехләде депутат.
«Кадерле Минзәлә шәһәре укытучылары! Йөрәкләрегездә мәхәббәт уты һәм сайланган эшкә тугрылык беркайчан да сүнмәсен! чын күңелдән ижади уңышлар, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен тоеп эшләвегезне телим, сәламәтлек, бәхет. күңел җылысы ташламасын. Укытучылар көне белән!" - дип Минзәлә педагогик берләшмәсенә мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина.