2 октябрьдә, шәһәрнең Җиңү паркында, үзешчән сәнгатьтә катнашучы иҗат коллективларының "Тормышыбызның бизәге бит сез..." концерт программасы белән "Икенче сулыш" бәйрәм чарасы узды. Шулай ук ретро-җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, Скандинавия йөреше дәресләре һәм "Яшел фитнес" уздырылды.
Бәйрәм Өлкәннәр көненә багышланды.
Мәдәния бүлеге начальнигы Рәзилә Галиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова һәм яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Фаяз Хизбуллин бәйрәмгә килүчеләрне тәбрикләделәр. Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре минзәләлеләр өчен чыгыш ясадылар. Чаңгыда йөгерү буенча спорт мастер Антон Лаврентьев Скандинавия йөреше буенча оста дәресе уздырды. Спорт аэробикасы буенча тренер Лилия Яруллина чара кунаклары өчен флеш-моб зарядка уздырды. Бәйрәм бер сулышта узды, күңелле булды!
http://menzela.ru/news/tema-dnya/prazdnichnoe-meropriyatie-vtoroe-dykhanie