Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанның Кама Тамагы районына эшлекле сәфәр ясады. Аның максаты - районның агросәнәгать потенциалын һәм үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү.
Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында Кама тамагы һәм башка берничә районның агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгы турында белдерде.
Район башлыгы Наил Вазыйхов озтауындагы сәфәр барышында ул Теньки авылында "Камская" агрофирмасының машина-трактор паркын, Кама икмәк кабул итү предприятиесен, Варварино авылында товарлыклы-сөтчелек фермасын карады, Красновидово авылында ит токымлы Герефорд терлекләрен карау шартларын шәрехләде һәм Сөйки авылында сөт комплексы эшен өйрәнде.
Алга таба вице-премьер агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре белән утырыш уздырды.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы тармаклары киселешендә һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча 2019-2020 елларга Юл картасын эшкәртү турында карар кабул ителде.