Минзәләлеләрне 5 октябрьдә бәйрәм ярминкәсенә чакырабыз.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында, шимбә көнне, 5 октябрьдә, шәһәрнең Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча традицион көзге ярминкә оештырылачак.

Район җитештерүчеләре, авыл җирлекләре вәкилләре, фермерлар, уку йортлары, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре һәм районның башка җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.

Район халкы һәм кунаклар бу көнне бәрәңге, ит, яшелчә, балык, бал, сут продуктлары һ.б. бик күп товар сатып ала алачак. Ярминкәдә шулай ук ашлык, фураж, печән, салам сатып алу мөмкинлеге тудырылачак.

Һәрвакыттагыча, ярминкәгә килүчеләрне район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре үзешчән артистларының җыр-бию, театральләштерелгән тамашасы көтә.

Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International