ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Көзге календарьдә гадәти булмаган дата бар - йөрәк тирән хөрмәт хисләре белән тулылана, рәхмәт сүзләрен белдерәсе, өлкән буын кешеләренә сизгер һәм игътибарлы буласы килә - бу 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.

Табигать тынлыкка чумган, өлгергәнлек һәм зирәклек турында уйлар тудыручы яфрак коелган чорда, көзен билгеләп үтелүе дә очраклы түгел.

1 октябрьдә без өлкән буын вәкилләрен чын күңелдән котлыйбыз. Чыныккан, хезмәт сөючән, гаиләгә, балаларга һәм оныкларга, туган җиргә тугры булган затларны котлыйбыз. аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туганнарының, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен телибез.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы Минзәлә районы ведомство карамагындагы халыкны чын күңелдән игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән котлый. 

Сәламәтлек, яраткан шөгылегездән шатлык табуыгызны, күңел күтәренкелеге телибез.

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International