Бүген Дәүләт Думасы балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның махсус реестрын булдыру турындагы канунны соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Закон проекты балалар ялы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә алучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең реестрын интернет челтәрендә. һәркем керә алырлык урында урнаштыруны күздә тота. Ата-аналар үз балаларының ялын оештырып, андый хезмәтләр күрсәтүченең ышанычлы булуы турында дөрес мәгълүмат ала алалар".
Оешмалар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тикшерү нәтиҗәләре, балаларны урнаштыру һәм тукландыру, лицензия һәм санэпид-нәтиҗәләр булу турында мәгълүматлар тапшырырга бурычлы, шуннан соң гына әлеге реестрга кертелергә мөмкиннәр.
Тикшерүне уза алмаган. дөрес булаган мәгълүматлар биргән яисә балалар ялын оештыруга кануннарны системалы рәвештә бозучылар реестрдан төшереп калдырылачак.