Әлфия Когогина: Кече яшьтәге мәктәп балаларының кайнар аш белән туклануы турында закон проектын һәрбер мәктәптә көтәләр

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасына кече сыйныфлардагы мәктәп укучыларының кайнар азык белән мәҗбүри тәэмин ителеше турында закон проекты кертелде.

Төзәтмәләр пакеты ике - "РФда мәгариф турында" һәм "Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында"гы федераль законнарга үзгәрешләрне күздә тота.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектына комментарий бирде:

"Шуны ассызыклыйсым килә, инициатива барлык фракцияләр, Парламентның югары һәм түбән палаталары тарафыннан хупланды. Минем бер мандатлы округта бу новелланы һәрбер мәктәптә көтәләр.

Бүген барлык балалар да мәктәптә кайнар ризык ашамыйлар, күпләре ризыкны үзләре белән йөртә. Балалар арасында ачыкланган авырулар структурасында ашкайнату органнары авырулары беренче урында тора. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклауга, аларны файдалы һәм төрле туклану белән тәэмин итүгә юнәлтелгән".

Закон проекты тарафыннан "сәламәт туклану" төшенчәсе кертелә, балаларның сыйфатлы, куркынычсыз һәм сәламәт туклануын оештыру үзенчәлекләре билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International