Территориаль иҗтимагый үзидарәләр 5 еллык юбилейларына чакыралар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәһәрдә 5 ел эшчәнлек алып бара.

16 августта, 15.00 сәгатьтә, Җиңү паркында Территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешуга 5 ел тулуга багышланган спорт чарасы узачак, ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе белән берлектә үтәчәк. Чарада "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" гаилә командалары катнашачак.

Роза Салдаева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе:

 – Территориаль иҗтимагый үзидарәләр үз эшчәнлекләрендә гражданнар тормышын күпкырлы колачларга тырышалар. Алар "Йорт урамны бизи, ә урам - шәһәрне" шигаре астында эшлиләр. Өмәләрдән тыш алар конкурслары оештырып, төрле чаралар оештыралар,ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә. аларны чиста һәм тәртиптә тотуга халыкның игътибарын җәлеп итәләр, дус-тату яшәргә чакыралар. Шулай ук спорт-мәдәни чараларда катнашырга өлкәннәрне генә түгел, балаларны да чакыралар, җәмәгать эшләрендә катнашырга, сәламәт яшәү рәвеше алыпа барырга чакыралар.

Чираттагы спорт чарасы 16 августта, Җиңү паркында узачак. анда 5 гаилә командасы катнашачак. Конкурс ахырында аларга мактау кәгазьләре, бүләкләр тапышырлачак.

Безнең өстәмә
Шәһәр башкарма комитеты һәм район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге Республика көне уңаеннан "Игелекле эшләр территориясе - Чәчәк ат, Татарстан!" конкурсын уздыралар.

Август ае дәвамында шәһәр оешмалары, предприятиеләре һәм учреңдениеләре үз терртиорияләрендә чәчәк клумбаларын һәм башка композицияләрне фотога төшеререгә тиеш булачак.
Тапшырылган материалларны һәм территорияләрне конкурс комиссиясе  28-29 августта карарга тиеш. Гарызнамәләр 25 августка кадәр Razilya.Galieva@tatar.ru адресы буенча кабул ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International