Иртәгәсе көннән гомуми өлешле хосусыйлыкта булган милек белән идарә иткәндә күчемсез милек белән аерым төр килешүләр өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турынагы норманы төшереп калдыручы "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында"гы №218-ФЗ Федераль законына үзгәрешләр көченә керә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары килешү уздыру процедурасындагы үзгәрешләрне аңлаттылар.
Гамәлдәге закон нигезендә килешенүдә катнашучы күчемсез милек бер хуҗаныкы булса, сатып алу, сату яисә ипотека өчен нотариус таныклыгы таләп ителми. Ә инде гомуми милеккә берьюлы берничә кеше хокуклы икән, ул чагында гомуми милек килешүенә нотариаль таныклык кирәк була.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйнуллина аңлатуынча, №76-ФЗ яңа кануны өлешле хосусыйлыкта катнашучылар өчен килешүләрне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә.
ТР буенча Кадастр палатасы мәгълүматларын әзерләү бүлеге начальнигы Лилия Сәйфиева аңлатуынча, күчемсез милеккә ия булган барлык хосусыйлыкка ия булучылар турында мәгълүматны белү өчен Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвеннән күчемсез милек обүектларына теркәлгән хокуклар һәм төп характеристикалар турында өземтә сорату зарур.
Моны берничә ысул белән эшләргә була: гарызнамә белән "Минем документлар" күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп; Росреестр порталы аша мәгълүматлар соратып (rosreestr.ru); почта аша Кадастр палатасына гарызнамә соратып яисә урынга чыгып кабул итү хезмәте аша.