Җәй - барлык балаларның яраткан вакыты. Бу каникуллар, дуслар белән төрле уеннар уйнау чагы. Тик уен - күңел ачарга гына түгел, ә күп нәрсәгә дә өйрәтә ала.
Минзәлә районы «Тургай» социаль приютында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күңелле учлэр» дип исемләнгән бәйрәме үткәрелде.
Бу күңел ачу, ял итү эшчәнлеген оештыру, бәйрәм кәефе булдыру гына түгел, балаларның танып-белү сәләтен үстерү максатыннан дә үткәрелә.
Бу чара уен рәвешендә узды. Конкурста катнашып дөрес җавап биргән өчен балалар картоннан төрле төстәге учлар алды. Нәтиҗәдә, музыка залының һәм социаль приютның «Дуслык» эмблемасының оригиналь бизәге булып нурлы кояш килеп чыкты.