25 июльдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә "Манзара" иртәнге мәгълүмати танып белү программасы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның хокуклары күчү һәм килешүләргә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы урынбасары Рәдиф Фазлыев телевизор караучыларга хуҗалык корылмаларын, шул исәптән, теплицаларны теркәргә кирәкме, корылманың күчемсез милек объекты булуын нинди билгеләргә карап белергә була. һ.б.ш сорауларга җавап бирәчәк.
"Манзара" тапшыруынТНВ телеканалында 6.00 сәгатьтә карагыз. Программаны кабаттан ТНВ-Планета телеканалында 16.10 сәгатьтә карарга була.
+8 843 255 25 10