23 июльдә Дәүләт Думасы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яисә опекун вазыйфаларыннан читләштерелгән затларның реестрын булдыру турындагы законны соңгы, өченче укылышта яклады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативага комментарий бирде:
"Бүген кабул ителгән норма нигезендә. судлар уллыкка алуны чикләү, юкка чыгару, уллыкка алудан мәхрүм итү турындагы карараларны опека органнарына җибәрергә тиеш булалар. Намуссыз уллыкка алучылар һәм опекуннарның махсус реестрын булдыру җаваплы органнарга андый гражданнар турында мәгълүмат алышырга ярдәм итәчәк. Әйтик, башка төбәккә күчеп китеп, алар кабттан балаларны уллыкка алырга мөмкиннәр. Шул рәвешле, без балаларны намуссыз опекуннардан яклый алачакбыз".
Федераль закон 2020 елның 1 гыйнварында көченә керәчәк.