Әтрәкле авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары өчен җирле үзидарәләрнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта Әтрәкле авылы зираты белән таныштылар. Бу зират рәсмиләштерелгән, коймалары, капкасы, чүп савыты бар. Аннары Татар Мөшегесе авылында эшләп килүче “Исламов” КФХсы эшчәнлеге белән таныштылар. Бу КФХ 2015 елда оешып, терлек сую пунктын дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча төзеде. Хәзер биредә көн саен 7 баш үгезне суя, итен кулланучыларга озата, Минзәлә шәһәрендәге үз кибетендә сата. Аннары авыл җирлекләре башлыклары Ильдус Минигулов шәхси ярдәмче хуҗалыгын карадылар. Илдус 2000еллардв районда беренче булып авыл хуҗалыгы кооперативы, ЛФХ оештырып, дуңгызлар симертеп Чаллы, Минзәлә шәһәрендә сәүдә итте. Хәзер Илдусның шәхси хуҗалыгында 30 баш мөгезле эре терлек симертелә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 5 баш суярлык үгез һәм 25 баш 1,5-2 центнерлы бозаулары бар. Ул Филимоновка авылында 100 баш үгез симертү өчен бина төзи башлаган, аны тәмамлау өчен шактый суммада акча кирәк. Ильдус әфәнде эш башлаучы фермер программасы аша грант отып әлеге торакны төзеп бетереп, 100 баш үгез симертергә уйлый. Ильдус Минигулов пенсия алды яшендә булуга карамастан, финанс ярдәме булса, мин төзү эшеннән һәм терлек симертүдән туктамаячакмын, ди ул. Аннары семинарда катнашучылар Алевтина Яикбаеваның шәхси хуҗалыгында булдылар, Алевтина 22х12 метр зурлыкта абзар төзи башлаган, стенасын күтәргән инде. Тиздән ул мини ферма программасына керергә планлаштыра. Торакны төзеп бетергәч ул анда савым сыерлары санын 10 башка җиткерәчәк.
Чараның пленар өлеше Калтак авылы клубында үтте. Әтрәкле авыл җирлегенең 2018-2019 еллардагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизянов таныштырды. Җирлек халкында 870 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 240 башы савым сыерлары. Җирлек халкы бер ел эчендә 20 баш савым сыерын һәм 10 баш үгезне киметкән. Җирлек халкы мини ферма һәм эш башлаучы фермер программаларында катнашырга исәп тота. Айдар Салахов авыл җирлекләренең инфрактурасын яхшыртуга юнәлдерелгән республика, Президент программаларының гамәлгә ашырылуын бәян итте. Авыл кешеләренең гаилә бюдҗетына файда китерерлек эшкә җәлеп итәргә кирәклеген азсызыклап үтте. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп болай диде:
-Безнең бурыч Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә республика хөкүмәте кабул итә торган программалар аша республика һәм район дәрәҗәсендәге күрсәтелгән ярдәм турында сөйләү, аларны авыл халкына аңлату. Әлеге чаралар беренче чиратта авылларның яшәү рәвешен саклап калуга юнәлдерелә. Авылда яшәүчеләрне эшле итү, төрле программалар аша ярдәм күрсәтү-семинарда әлеге тема көнүзәк буларак күрсәтелде. Авылда үз бизнесын үстерүгә әзер булган кешеләрне эзләп табып, аларга мәгълүмат бирү эшен көчәйтү зарури, диде.
Наил Хисамбиев үз чыгышында Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга каралган ярдәм чараларының төрләре турында сөйләде. әйтеп китте. Фермерларга ярдәм итү максатларында минифермалар төзү, “Гаилә фермасы”сы , “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программалары һәм башкалар гамәлгә ашырылачагын билгеләп үтте. Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә булышлык итү фондының региональ вәкиле Эльвира Фассахова “Кече һәм урта бизнеска” ярдәм итү чаралары турында аңлатты. Ул авыл бизнесына ярдәм итү, микрозаемнар алу, үзмәшгүльләр, льготалы процентлар, программаларны субсидияләү турында бәян итте. Үзмәшгүлләрне табып, аларны законлаштыру зарури. КФХлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга шулай ук төрле программалар аша ярдәм күрсәтү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим. Авылларда эш башлаучыларга авыл җирлеге башлыклары ярдәм итәргә тиеш, кешене үзен генә калдырырга ярамый.