Уздырыла торган рейдларның нәтиҗәлелеге буенча эшне көчәйтергә кирәк

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды.

Видеоконференция режимында Минзәлә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Минзәлә муниципалҗ районының Минзәлә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе рамил Ягафаров, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Евгений Клещевников, шулай ук Минзәлә районында ведомствоара эшче төркем әгъзалары катнашты.

2019 елның 1 нче яртыеллыгында Минзәлә районында 81 рейд уздырылды, 17 административ материал төзелде, 6 җинаять эше кузгатылды, 203 законсыз ау чаралары тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International