24 июльдә, 15.00 сәгатьтә, Минзәлә районында "Автоледи-2019" машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының район этабы оештырылачак.
Конкурс Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, Яр Чаллы территориаль идарәсенең Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлекчәсе һәм "ТР ДОСААФ РОГО Минзәлә автомәктәбе" тарафыннан уздырыла. Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районының барлык теләүчеләре Минзәлә автомәктәбенә заявкалар бирә ала. Адресы:Минзәлә шәһәре. Гурьянов урамы, 84 нче йорт.
Режим, эш графигы:
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе җомга - 8.00 - 16.00 сәгатьләрдә, төшке аш - 12.00 - 13.00.
Контакт телефоннар:8 (85555) 3 – 11 – 02 – автоммәктәп начальнигы
8 (85555) 3 – 11 – 43 - автомәктәпнең кабул итү бүлмәсе