Әлфия Когогина Дәүләт Думасының Европа Советындагы Парламент ассамблеясендә депутация составына керде.

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Европа Советының Парламент ассамблеясендә Россия Федерациясенең Федераль Җыенының даими делегациясе составына керде.

"Легендар шәхес Ирина Роднина белән бергә Социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау һәм тотрыклы үсеш комиссиясендә эшләячәкмен. Петр Толстой рәислегендә парламент делегациясенең ПАСЕда катнашуы буенча утырыш узды. Без анда көзге сессиягә эш планын анализладык, абруйлы халыкара мәйданчыкта тикшереләчәк ил өчен мөһим һәм актуалҗ булган мәсьәләләрне карадык", - диде Когогина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International