Быел православие чиркәве икона барлыкка килүгә 440 ел тулуны билгеләп үтә.
Шушы истәлекле дата хөрмәтенә Минзәлә шәһәренең православие дине вәкилләре тәре йөртү йоласын үтәделәр, ә маршрут Казан-Богородица чиркәвеннән Никольский соборына кадәр сузылды.
Чама белән 150 диндар катнашкан тәре йөртүне иерей Роман Храмутичев һәм рухани Евгений Лазарев җитәкләде.