Татарстан Росреестры тарафыннан җир кануннары бозылуның 5 меңнән артык очрагы ачыкланган.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның беренче яртыеллыгында җир кануннары таләпләренең үтәлеше 5,8 мең тапкыр тикшерелгән, нәтиҗәдә 5 меңнән артык кимчелек ачыкланган.

Җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләү җир кануннарында иң киң таралган кимчелек булып тора.

Мәгълүмат өчен

Җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләгән өчен административ штраф гражданнар өчен 5-10 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 20-50 мең сум, юридик затлар өчен 100-200 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, әгәр дә җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнгән булса, штраф күләме күрсәтелгән бәядән чыгып билгеләнә.

 

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International