Татарстан Росреестры яңа төзелешләргә ихтыяҗның сизелерлек артуын белдерде.

2019 елның 19 июле, җомга

 Әгәр агымдагы елның маенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан өлешле катнашу буенча 1318 килешенү төзелгән булса, июнь аенда -  2752! Агымдагы елның алты ае эчендә өлешле төзелештә катнашу буенча 10759 килешү теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 23,4% ка күбрәк, ул чагында беренче яртыеллыкта өлешле катнашу буенча 8722 килешенү теркәлгән булган.

Күчемсез милекнең Татарстан базарындагы башка күрсәткечләр турында сөйләгәндә, ул түбәндәгечә: 2019 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарны сату-алу буенча 30 373 килешенү; 4 682 - торак булмаган биналарны һәм 18  629 – җир кишәрлекләре теркәлгән. 

Казан буенча бу күрсәткечләр:  10 125,   2 125 һәм 4 810. Татарстан буенча барлыгы 54 208 сату-алу килешенүе теркәлгән, Казанда – 17 452.

Ипотека кредитлары буенча килешенүләргә килгәндә, агымдагы елның 6 ае эчендә алар 33 702 теркәлгән (Казанда – 13 109), шул исәптән, торак биналарга – 24 051, (Казанда – 9 650);   торак булмаган – 1 880 (Казанда – 320), җир кишәрлекләренә – 7  771 (Казанда -  3 139).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International