20 июльгә һава торышы

2019 елның 19 июле, җомга

Начар метеорологик күренешләр:

20 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытка көчәючән җил белән яшен көтелә.

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән аз гына яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчәючән - 12 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16º, көндез максималь һава температурасы +25..+27º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемнәрсез, аерым районнарда томан. Көндез урыны белән аз гына яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчәючән - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +12..+17º, көндез максималь һава температурасы +23..+28º.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International