Минзәләдә "Балачак" илкүләм проект буенча төзелә

19 июль 2019 ел., җомга

"Демография" илкүләм проекты кысаларында республикада 2019 елда 6 мең тәрбияләнүчегә 29 балалар бакчасы сафка бастырылачак.

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге урыннарның яртысы ясли төркемнәренә - 1,5 - 3 яшькә кадәр балаларга биреләчәк.

Илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту төркеме экспертлары Питрәч районының Көек авылында һәм Лаеш районының Усады авылында "Светлый" торак комплексында балалар бакчалары төзелеше барышын рейдта тикшерделәр.

Татьяна Ларионова искәртүенчә, төзелеш мәйданчыгы коймасына төзелеш турында мәгълүматлар язылган стендта төзелешнең "Демография" илкүләм проекты кысаларында баруы турында эре шрифт белән язылмаган. 

Минзәләдә "Балачак" балалар бакчасы "Элеваторный" микрорайонында ата-аналарның күпсанлы гаризалары буенча илкүләм проект кысаларында төзелә, чөнки моңа кадәр ясле яшендәге балаларга урыннар җитми иде. Бу яңа бакчада 140 урын бар, аларның нәкъ яртысы өч яшькә кадәр балаларга биреләчәк.

Яңа бакчага исемне "ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы ярдәме белән - газета аша сораштыру уздырып ата-аналар белән килешенделәр. «Балачак» бик матур исем.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International