Хөрмәте минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне бүген, 18 сәгатьтә, шәһәр үзәгенә - Муса Җәлил исемендәге паркка концерт карарга чакырабыз.
Күрше районнар белән кара-каршы концертлар дәвам итә.
Шуңа бәйле рәвештә, Муса Җәлил исемендәге паркта Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары концерты узачак.
Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә район Мәдәният сарае директоры:
- Мондый чаралар ТР Мәдәният министрлыгының "Дуслык күпере" проекты кысаларында уздырыла. Күргәнегезчә, соңгы елларда республикабызда, шул исәптән, безнең районда да, яңа мәдәният йортлары, клублар төзелде. Дәүләт программасы бу юнәлештә быел да гамәлгә ашырыла. Хәзер клубларда эшләргә дә, ял итәргә дә була. Әлбәттә, бу мәдәният учаклары үз функцияләрен үтәргә тиеш. Без үзебез дә Мөслимә Гайниеваның "Нур" театры режиссеры проекты буенча Актаныш, Мөслим районнарының яңа клубларында чыгыш ясадык.
Бүген бездә актнаышлылар чыгыш ясаса, 26 июльдә без үзебез аларга концерт белән барачакбыз.