"Балачак сак астында" программасы кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы "Тормышка мөнәсәбәт? Позитив!" дәресе уздырды.
Дәреснең максаты - үсмерләрдә психологик сәламәтлек турында күзаллау булдыру.
Чара барышында үсмерләр уеннарда һәм күнегүләрдә катнашты, начар эмоцияләрне бетерергә, аралашуда позитив мизгелләргә җайлашырга өйрәнде.