Зиннур Мансуров - берьюлы берничә әдәби премия лауреаты, ә 2009 елның язында аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
17 июльдә Җиңү паркында Зиннур Мансуровның тормышына һәм иҗатына багышлап, татар һәм рус телләрендә "Шагыйрь йөрәге җәрәхәтсез булмас", "Терновый венок обратился лавровым" әдәби-поэзия кичәсе узды.
Район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәре Римма Әхмәтханова шагыйрьнең күпкырлы әдәби эшчәнлеге хакында бәян итте. Чарада катнашучылар - сукырлар җәмгыяте әгъзалары юбилярның "Прямота", "Особенности моей любви", "Секреты охоты", "Мой конь", "Бурыч", "Туган йортта", "Карлык галәмәте" кебек шигырләрен укыдылар.
Шулай ук "Күңел сәфәре" китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.