ТР буенча кадастр палатасы гражданнарга хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында сөйләде.

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасында республика халкы өчен кайнар элемтә уздырылды.

10.00-12.00 сәгатьләрдә ТР буенча кадастр палатасының план бүлеге начальнигы Ксения Кузнецова  мәгълүмати, белешмәле, аналитик һәм консультация хезмәтләрен күрсәтү тәртибе турында гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Ксения Кузнецова сөйләвенчә, түбәндәге сораулар бик популяр булды:

 

ТР буенча Кадастр палатасы нинди консультацияләр бирә?

Татарстанлылар консультация нәтиҗәләре буенча язмача резолюция әзерләмичә һәм әзерләп алдан эшкәртү таләп итүче күчемсез милек объектлары әйләнеше белән бәйле консультацияләр алу өчен мөрәҗәгать итә ала.

Мондый белгечләр Росреестр боерыклары белән расланган xml-схемаларның тәңгәллегенә xml –документларны тикшерәләр, (шул исәптән, Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве объектларының кисешүенә), гади язмача формада килешү проектларын әзерләргә ярдәм итәләр.

-Документларны курьер аша тапшыру буенча хезмәт күрсәтеләме?

-Объектны төзи башлаганчы урындагы нокталарны билгеләү процедурасы мөһимме?

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләренә шалтырата алмаган республика халкы  өстәмә хезмәтләр күрсәтүнең барлык шартларын  (843) 514-90-77 (доб. 2328) телефоны аша белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International