Район Икътисадый советының чираттагы утырышы узды.

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Минзәлә АТПда узган район Икътисадый советының чираттагы утырышы барышында предприятие директоры рамил Кәримов пассажирларны йөртүче автобусларның лицензияләнергә тиешлеге турында гына сөйләп калмады, үз эшчәнлеге, алга таба планнары белән дә уртаклашты.

Чарада катнашучылар предприятиенең төп эшчәнлегеннән тыш өстәмә бизнес юнәлешләре - өстәмә табыш алу чыганаклары белән дә таныштылар.

Дөрес, кече һәм урта бизнес вәкилләре аз катнашты. Ә бит 3 гектардан артык мәйданы булган предприятиенең ярдәмче бизнесы, бу өлкәдә киңәш бирү мөмкинчелеге булган тәҗрибәсе дә бар. 

Әйтик, предприятие территориясендә административ бина һәм автобуслар өчен типовой гараждан (гараж киңәйтелә, арендага бирелә), барлык уңайлыклары булган мастерскойдан тыш. кунакханәсе, кибет-склады бар, кафе эшли, автомойка төзелә, металлолом кабул итү пунктын булдыру өчен әзерлек бара.

Район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында бу юнәлештә эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.

Минзәлә АТП үрнәгендә теге яки бу бизнесны булдырганда Кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм фонды күрсәтә торган ярдәмнән файдаланырга була бит. Мондый ярдәм алу өчен Минзәләдә дә Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиллеге эшли. 

Замана белән бергә атлау өчен, кече һәм урта бизнес вәкилләренә генә түгел, башка оешмаларга да икътисадый стабильлеккә ирешеп (мисал өчен, төзелеш яисә бюджет оешмалары), үз территорияләреннән нәтиҗәле файдаланырга гына түгел, аны өстәмә бизнес чыганагына әверелдерү турында уйланырга кирәк.

Район Икътисадый советының чираттагы утырышында нәкъ менә шунлый бурыч куелды да.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/predpriyatie-opiraetsya-na-vspomogatelnyy-biznes

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International