Әлфия Когогина: Дәүләт программаларын моношәһәрләрдә һәм гомумән һәр төбәк буенча халыкның социаль халәте арасында аерманы бетерү өчен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру зарур.

2019 елның 16 июле, сишәмбе

14-15 июльдә Тольяттида моношәһәрләр үсеше буенча форум-киңәшмә узды.

Пленар утырыш барышында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина билгеләп үтте:

"Безнең "Бердәм Россия" фракциясе моношәһәрләрдә кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү кебек бурычларныэ актуальлеген яклады. Зур күләмле парламент тыңлаулары һәм эксперт советы утырышлары уздырылды, төбәкләрдә, җаваплы министрлыкларда һәм веодомстволарда "Моношәһәрләр үсеше" яңа Дәүләт программасы паспортын әзерләү буенча зур эш башкарылды".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International