Татарстанда төзелеш башлаучы "Конград" белән Саклык банкы арасында төзелгән проектны финанслау килешүе нигезендә эскроу счетлар механизмын файдаланып өлешчә төзелештә катнашу килешүенә чираттагы теркәү уздырылды.
Казанда Порт урамындагы торак комплексында төзелүче ике күрфатирлы торак йорт объектлар булып тора.
Мәгълүмат өчен
Бүгенге көндә Татарстанда 7 күпфатирлы торак йорт төзелә, өлешчеләрнең акчалары эскроу-счетларны кулланып җәлеп ителә.
2019 елда Татарстан Республикасында Росреестр идарәсе тарафыннан эскроу-счетлар кулланып, өлешчә төзелештә катнашу өчен барлыгы 116 килешү теркәлгән.