Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

15 июльдә 9-23 сәгатҗләрдә Татарстан Республикасы территориясендә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) яшен, көчле яңгырлар, боз, секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил. урыны белән 24 м/с кадәр.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән аз гына яңгыр, көндез явым-төшемнәрсез.

Җил төньяктан. төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+15º, көндез максималь һава температурасы +23..+25º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән яңгыр, 15 июльдә кичен республиканың көнчыгышында көчле яңгыр, көндез явым-төшемнәрсез.

15 июльдә кичен республиканың көнчыгышында яшен, боз явуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 7-12, 15 июльдә кичен урыны белән 15-20 м/с, көнчыгышта урыны белән 24 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+16º, көндез максималь һава температурасы +21..+26º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International