Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау буенча "Интернет-челтәр тоткынлыгыннан башка" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы "Компьютер тоткынлыгында" дәресе уздырды.
11 бала катнашкан чараның максаты - үсмерләргә компьютер куллануның уңай һәм тискәре якларын билгеләүдә ярдәм күрсәтү.
Дәрес кысаларында "Букет" күнегүе ясалды, психик активациягә үз бәя бирү, кызыксыну, эмоциональ тонус, киеренкелек һәм уңайлылык диагностикаланды.