Начар метеорологик күренешләр:
- 13 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытка көчәючән җил белән яшен көтелә;
-төнлә һәм иртән көчле томан (Казанда да).
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә-иртән яңгыр, урыны белән томан. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10, көндез урыны белән 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +13..+15º, көндез максималь һава температурасы +22..+24º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә-иртән яңгыр, урыны белән көчле. Урыны белән яшен, томан. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10, көндез урыны белән 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16º, көндез максималь һава температурасы +20..+25º.