Социаль яклау комплекслы үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 12 июле, җомга

Ата-аналар һәм балалар белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм торгызу, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, социаль хезмәтләр алучы гаиләләр өчен "Гаилә бәхетенең тылсымлы дөньясы" баш астында чаралар уздырды.

 

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы Ольга Бывальцева Минзәлә киноучреждениесе белгече белән берлектә хәйрия кино сеансы уздырдылар - зур колаклы фил баласы турында "ДАМБО" фильмын карадылар. Барлыгы 17 кеше чарада катнашты.

Аннары ике гаилә даими хәйрияче Максим Архипов тарафыннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "яПОШКА" кафесына хәйрия ашына чакырылды.

Социаль педагог Наталия Кудряшова катнашучыларны бәйрәм белән котлады, һәркемгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм уңышлар теләде.

Балалар һәм өлкәннәр зур канәгатьлек белән роллы, пицца, кыздырылган бәрәңге ашадылар. Гаилә әгъзалары аралаштылар, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International