Минзәлә районында сенаж салу дәвам итә

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында күпъеллык үләннәрне беренче чабу тәмамланды, 33200 тонна сенаж салынды.

Район буенча барлыгы 7100 тонна печән әзерләнгән һәм рулоннарга төрелгән. Бүген бер шартлы терлеккә 11,7 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. бу республиканың уртача күрсәткеченнән 50 килограммга күбрәк.

Бөҗәкләргә каршы 36800 гектарда, 30000 - авыруларга каршы, 32200 га - чүп үләннәренә каршы  чәчүлек җирләре эшкәртелде.  Үсемлекләрне тамырдан тыш эшкәртү 36400 гектарда башкарылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-prodolzhaetsya-zakladka-senazha110719

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International