Әлфия Когогина: Медицина хезмәткәрләренә һөҗүм иткән өчен җаваплылыкны арттыручы закон проекты пациентларны да, табибларны да якларга ярдәм итә.

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июльдә Дәүләт Думасы медицина хезмәткәрләренә һөҗүм иткән өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтүче Административ хокук бозулар турындагы кодекска,  Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

«Закон проектын икенче укылышка әзерләү процессы зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә төбәкләрдәге вәкилләр, Дәүләт Думасы мәйданчыкларындагы экспертлар белән профессиональ аралашу демократик процедураларны үтәү кысаларында сыйфатлы, гадел. актуаль закон булдырырга ярдәм итә. Бүген без пациентларны да, табибларны да яклаучы закон проектын хупладык. Җаваплылык китерелгән зыянның ни дәрәҗәдә авыр булуына бәйле. Пациентның үлем очрагында җинаять җаваплылыгы - 4 елга иректән мәхрүм итүгә кадәр".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International