9 июльдә Дәүләт Думасы балалар ялының сыйфатын арттыру һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән закон проектлары пакетын беренче укылышта хуплады.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«Закон проекты нигезендә балалар ялын оештыру буенча хезмәтләр күрсәтергә хокуклы тикшерелгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең махсус реестры булдырылачак. Тикшерүне уза алмаган, ялган мәгълүматлар биргән яисә балалар ялын оештыруга таләпләрне бозган оешмаларга балалар ялы өлкәсендә эшләү тыелачак. Кагыйдә бозучыларга 3 млн сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Ата-аналар реестр белән интернетта таныша алалар һәм баланың ялы иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итәчәк оешманың ышанычлы булуына алдан инана алалар".