Халык курчакларының гомере милләт тарихы белән бәйле. Аларны күбесенчә чүпрәктән һәм агачтан ясаганнар. Курчакны уйнар өчен генә кулланганнар дип һич кенә дә әйтеп булмый. Алар ярдәмендә балалар эшкә өйрәнгән. Кызлар курчак теккәннәр, соңыннан аны төрле кием һәм бизәнү әйберләре белән бизәгәннәр. Шул рәвешле алар кул эшенә өйрәнгән.
“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Оксана Тимерханова балаларны профориентация дәресләрендә халык курчакларын әзерләү технологиясе белән таныштыра. Эш барышында алар костюмнар тарихы, халык мәдәнияте белән танышалар, һөнәрләр турында белемнәрен ныгыталар. Киемнәр әзерләгәндә өйрәнгән чигү ысулларын, бисер кулланалар.
Дәресләрнең максаты - балаларны Рәсәйнең төрле халыкларының милли киемнәре, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру; халык курчакларының барлыкка килү тарихын өйрәнү; халык курчагын әзерләү технологияләрен өйрәнү; хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.